Су өстендә – Сабантуй
Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен “Иделдә — Сабан туе” дип исемләнгән проект гамәлгә ашырыла башлаган. Әлеге проект буенча татар халкының милли бәйрәмен теплоходта үткәрәләр.Беренчеләр...
Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен “Иделдә — Сабан туе” дип исемләнгән проект гамәлгә ашырыла башлаган.
![uliyanovsk1425400475big](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/06/uliyanovsk1425400475big.jpg)
Әлеге проект буенча татар халкының милли бәйрәмен теплоходта үткәрәләр.
Беренчеләрдән булып Ульяновск татарлары теплоходта ял иткән. Чиратта — Волгоград, Самара һәм Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребез.
Ульяновск шәһәрендә теплоходта уздырылган Сабан туенда 106 кеше катнашкан. Артистлардан анда Рәсим Низамов катнашкан. Җирле татарлар соравы буенча, “Иделдә − Сабан туе” биредә кабат 17 июльдә үткәреләчәк. Анда җырчы Эльвира Хәйруллинаның катнашуы көтелә.
Һәр чараның программасы 3-5 сәгатькә исәпләнгән һәм һәр калага төрле артист бара. Әйтик, Волгоград тамашачысы каршында - Нурзадә, Самарада Илназ Баһ чыгыш ясаячак.
Концерт программасыннан тыш, милли уеннар үткәрү, аларда җиңүчеләрне бүләкләү дә каралган.

Комментарийлар