Логотип «Мәйдан» журналы

Студентларга академик ял алу кагыйдәләре үзгәрә

Югары уку йортлары һәм көллият студентлары өчен академик ял бирү кагыйдәләре үзгәрә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Югары уку йорты яки көллият студентларына, курсантларга, медицина буенча о...

Югары уку йортлары һәм көллият студентлары өчен академик ял бирү кагыйдәләре үзгәрә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

  • Югары уку йорты яки көллият студентларына, курсантларга, медицина буенча ординаторларга, гаиләлеләргә һәм башка шартлардагыларга академик ял ике елга кадәр вакытка бирелергә мөмкин. Академик ялны чикләнмәгән санда алырга рөхсәт ителә.


Югары белем бирү һәм фән министрлыгы студентларга академик ял алу процедурасын гадиләштергән.
Әгәр элек студенттан документлар белән деканатка шәхсән үзенең килүен таләп итсәләр, хәзер документларны ышанычлы зат белән, гадәти почта яки электрон почта аша җибәрергә тәкъдим ителә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/28/185404/

Комментарийлар