Логотип «Мәйдан» журналы

Стәрлебаш китапханәсендә татар язучысы Зәки Лотфулла улы Зәйнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан күркәм чара узды

14 июль көнне Стәрлебаш китапханәсендә татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1994 елдан), Һади Атласи исемендәге бүләк лауре...

14 июль көнне Стәрлебаш китапханәсендә татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1994 елдан), Һади Атласи исемендәге бүләк лауреаты (2001) Зәки Лотфулла улы Зәйнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан бик күркәм чара узды. Милли дәүләтчелек, мөстәкыйльлек, республика суверенитеты өчен җәелгән иҗтимагый-сәяси көрәш барышында Зәки Зәйнуллин иң радикаль карашлы милли хәрәкәт лидерларының берсе булып танылу алган шәхес турында галимнәр, каләмдәшләре, туганнары истәлекләре белән ихластан уртаклаштылар. Чараны Ак калфак кызлары оештырып, бик матур алып бардылар. Килгән кунакларга Татарстан Фэннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты галимнәре әзерләгән китаплар бүләк ителде.

Комментарийлар