Сталинның оныгы күрәзәчегә әйләнгән
Иосиф Сталинның кызы Светлана Аллилуева Америкага авырга калганчы күченә. Аның кызына башта Ольга Питерс дип исем бирәләр, хәзер Крис Эванс дип йөртәләр. Аңа хәзер кырык җиде яшь, Портланд...
Иосиф Сталинның кызы Светлана Аллилуева Америкага авырга калганчы күченә.
Аның кызына башта Ольга Питерс дип исем бирәләр, хәзер Крис Эванс дип йөртәләр. Аңа хәзер кырык җиде яшь, Портландта яши, зур булмаган антиквар кибете тота.
Ике ел элек хатында сөт бизенең яман шеше ачыклана. Медицина страховкасы дәвалауны каплый алмый һәм аңа озын чиратларда утырырга туры килә. Шунда Криста күрәзәлек сәләте ачыла да инде.
Хәзер хатын зур булмаган вакыйгаларны да, катастрофаларны да алдан әйтә ала. Гадәттә, күрәзәлек аңа иртән килә. Ул йокыдан тора һәм карта янына бара. Ниндидер куркыныч вакыйга булачак урынны аның бармагы картадан үзе эзләп таба.
Озак вакыт Крис ерак илдә кайчандыр яшәгән билгеле картәтисе белән бик кызыксынмаган да. Ләкин сәләте ачылгач, ул "теге дөнья" белән дә бәйләнешкә керә башлаган. Ул хәзер Сталинның, чынбарлык чикләреннән ераккарак китеп, алдан күрә белүенә шикләнми. Күптән түгел Эванс сәләте ярдәмендә бер хакыйкатьне ачкан: әгәр Сталинның дачасын сүтсәләр, өченче Бөтендөнья сугышы башланачак, имеш...

Комментарийлар