Логотип «Мәйдан» журналы

Сөттән... кием тегә

Тирә-як мохит турында хәстәрлек һәм бераз акчасын янга калдыру теләге Италиядә яшәүче Антонелла Беллинаны сөт фермаларына алып килә. Ул анда эшкәртелгән сөт чималы сатып ала һәм аларны соңрак... киемг...

Тирә-як мохит турында хәстәрлек һәм бераз акчасын янга калдыру теләге Италиядә яшәүче Антонелла Беллинаны сөт фермаларына алып килә. Ул анда эшкәртелгән сөт чималы сатып ала һәм аларны соңрак... киемгә әйләндерә.
 
Антонелланың бренды экологик чиста материалдан – махсус технология ярдәмендә сөттән алынган казеиннан тегелә. Соңыннан бу аксымны җепләргә әйләндерәләр һәм тукыма ясыйлар.
Сыйфаты буенча мондый кием тукыма киемнән берни белән дә аерылмый диярлек. Бары бераз юкарак һәм тәнгә рәхәт. Иң мөһиме – җитештерү өчен чыгымнар азрак таләп ителә.
Италиядә сөттән кием 1930 елларда ук җитештерелгән булган, тик синтетик тукымалар күпләп җитештерелә башлау белән технология югалып тора.
 
http://kiziltan.ru/

 

Комментарийлар