Логотип «Мәйдан» журналы

Сөт нинди очракта ярдәмгә килә

Сыер сөте бик туклыклы, тиз эшкәртелә, ашказанны чистарта. Яңа сауган сөт баш миен ныгыта, хәтерне, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, туберкулездан дәвалый. Кыскасы, барлык чирләрдән дә сөт эчеп дәваланырга м...

Сыер сөте бик туклыклы, тиз эшкәртелә, ашказанны чистарта. Яңа сауган сөт баш миен ныгыта, хәтерне, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, туберкулездан дәвалый. Кыскасы, барлык чирләрдән дә сөт эчеп дәваланырга мөмкин.
sot
Ике өлеш су кушылган сөт - бәвелкудыргыч чара.
Агуланганда сөт эчәргә кирәк. Сөтне берничә тапкыр эчеп, ясалма рәвештә коссаң, эч чистара.
Сөттә пешкән дөге ашау гомерне озайта, битне, тәнне яшәртә. Әстерхан чикләвеген һәм хөрмәне сөт белән ашау да шундый ук нәтиҗә бирә.
Сөт күз авыруларын да дәвалый. Күзгә яңа сауган сөт тамызганда яисә күзне яңа сөт белән юганда, авыр төзәлә торган яки бөтенләй төзәлми дип уйлаган күз чирләрен дә дәвалап була. Моның өчен озак вакытлар һәм көн саен шулай дәваланырга гына кирәк.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар