Сорау арты сорау туа. Өстәмә пенсия кемгә тиеш? - "Ватаным Татарстан"
2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсиясе 1300 сумга артачак.Ул хакта берничә ай дәвамында бөтен матбугат чаралары хәбәр җиткерә. Авылда яшәүче өлкәннәр исә санды...
2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсиясе 1300 сумга артачак.
Ул хакта берничә ай дәвамында бөтен матбугат чаралары хәбәр җиткерә. Авылда яшәүче өлкәннәр исә сандык төбендә яткан хезмәт кенәгәсен алып, эш стажы санау белән мәшгуль. Ә кемгәдер документка күз төшерү дә кирәкми, ул кайда, күпме эшләвен төнлә уятып сорасалар да, шунда ук әйтеп бирәчәк.
Кичә бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге җитәкчесе Светлана Гайдук журналистларга тәфсилләп сөйләде. Белгеч тә әлеге мәсьәләнең шактый четерекле булуын әйтеп узды. Яңалык, беренче чиратта, авыл хуҗалыгының үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларга кагыла. Кешенең кимендә 30 ел эш стажы булырга тиеш. Шулай ук аның хәзер дә авылда яшәве һәм беркайда эшләмәве кирәк. Әлеге шартларга туры килүчеләрнең картлык буенча иминият һәм беренче, икенче төркем инвалидлык төркемендә булучыларның пенсияләренә 1 мең 300 сум акча өстәләчәк. Ә өченче төркем инвалидларныкы бераз үзгәрәк: аларга, пенсия яшенә җиткәнче, ай саен 669 сум гына акча түләнә.
Авыл хуҗалыгы белгечлекләре исемлеге Россия Хөкүмәте карары белән расланган. Эшләү вакыты да мөһим күрсәткеч булып тора. Әйтик, кеше 1992 елның 1 гыйнварына кадәр Россия Федерациясендәге колхоз-совхозлар, машина-трактор станциясе, крестьян-фермер хуҗалыклары тармагындагы эшләрне башкарган икән, кайда кем булып хезмәт куюына карамастан, әлеге исемлеккә эләгә. Мәсәлән, ул елларда колхозның ясле-бакчасында эшләгән тәрбиячеләргә дә, чәчтарашларга да, партком сәркатибенә дә өстәмә акча каралган. Ә районның халык мәгарифе системасында булган авыл мәктәбе укытучыларына андый өстенлек юк.
1992 елдан соңгы чорны алсак, Россия Хөкүмәте раслаган исемлектәге белгечлекләргә генә ул сумма түләнә. Светлана Гайдук үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең кайберсенә аерым тукталды. Болар – төрле вазифаларны башкаручы эшчеләр, мелиораторлар, агрономнар, остаханә мөдирләре, запас частьлар белән эш итүчеләр һәм башкалар. Җәнлек үстерү белән шөгыльләнүчеләрне дә шулар рәтендә күрергә мөмкин икән.
Бу көннәрдә Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре исемлекләрне барлый. “Беркем дә читтә калмаячак һәм хаталар булмаячак”, – дип ышандыра Пенсия фонды белгече. Республикада яшәүче 300 меңнән артык кешенең пенсия эшен күтәргәннәр. Шуларның 52 меңе 30 елдан артык стажга ия булса да, гыйнвар аеннан 50 меңенә генә 1300 сум түләнәчәк. Калган өч меңгә якыны лаеклы ялда килеш эшләвен дәвам иткәнлектән, аларның пенсиясенә өстәмә акча эштән киткәннән соң гына күчерелә башлый.
Авылларыбызда элеккеге союздаш республикалардан килеп төпләнүчеләр дә байтак. Аларны да өстәмә акчага бәйле яңалык кызыксындырмый калмый. Тик 1992 елга кадәр исемлектә каралган белгечлекләрдә эшләүчеләр генә шуңа өметләнә ала икән. Әйтик, Совет чорында Таҗикстанда сыер сауган савымчы исемлеккә кертелә. 1992 елдан соңгы вакыт исәпкә алынмый. Моны белгеч, Россия Федерациясендә хезмәт иткән кешеләр мәнфәгатенннән чыгып эшләнде, дип аңлата.
26 ел стаж белән пенсиягә чыккан кеше аннан соң да дүрт ел эшләсә, шулай ук исәпкә алына. Хезмәт килешүе төзелгән икән, хатын-кызның бала белән декрет ялында утырган еллары да шуңа керә. Әлеге өстәмә автомат рәвештә күчә, кулда өстәмә эшләүне күрсәтүче документлар булмаганда, Пенсия бүлегенә барып йөрергә кирәкми.
Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләп, пенсиягә чыккач, шәһәргә күченеп китүчеләр дә шактый. Яңа закон нигезендә, пенсионерның авылда яшәве, шунда теркәлүе һәм пенсия алуы кирәк. Шул ук вакытта әби-бабайның пропискасы шәһәрдә, ә яшәве авылда булырга мөмкин. Аларга өстәмә акча бирелә, ә исәптән төшеп, шәһәргә күченеп китсә, акча килү тукталачак. Ә шәһәрдә яшәүче, Пенсия фонды бүлегенә барып, үзенең авылда яшәячәге һәм пенсия акчасын да шунда алачагы турында гариза тапшыра ала. Бу эшне 2019 елның 25 гыйнварына кадәр башкарырга кирәк. Пенсионер килмәсә, 2020 елның гыйнварыннан өстәмә түләү туктатыла. Соңрак килсә, яңадан исәплиләр. Акча гариза язганнан соң килүче икенче ай башыннан түләнә. Пенсионерның пропискасы шәһәрдә булып, пенсиясе банкка күчеп бара, ә үзе авылда яши икән, аңа да, кайда яшәвен раслатыр өчен, Пенсия фондына барырга кирәк булачак. Бу җәһәттән, хат ташучылар да, җирле үзидарә хезмәткәрләре дә, пенсионерның кайда яшәве, теркәлүе турында мәгълүмат бирә ала. Кыскасы, әлеге мәсьәләдә сорау арты сорау туа. Пенсия фондының контакт үзәгенә дә (8(843) 279-27-27) көн саен бик күп мөрәҗәгатьләр керә икән.
Фото: http://woman.forumdaily.com

Комментарийлар