Логотип «Мәйдан» журналы

Сораштыру: Россиядә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы Яңа ел каникулында эшләмәячәк

Россиядә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы Яңа ел каникулларында ял итәргә җыена, ә өчтән бере төп эшендә эшләвен дәвам итәчәк. Ә калганнар рәсми рәвештә эшли торган эшеннән ял итәчәк, әмма өстәмә эш ала...

Россиядә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы Яңа ел каникулларында ял итәргә җыена, ә өчтән бере төп эшендә эшләвен дәвам итәчәк. Ә калганнар рәсми рәвештә эшли торган эшеннән ял итәчәк, әмма өстәмә эш алачак.
«Россиядә яшәүчеләрнең бары тик яртысыннан артыгы гына (56 проценты) Яңа ел каникулларында тулысынча ял итәргә җыена, сораштыруда катнашучыларның 28 проценты рәсми ялын төп эшендә үткәрәчәк. Респондетларның 16 проценты буш вакытларын өстәмә эшкә багышлаячак», — дип хәбәр итә РИА Новости Zlaker читтән торып эшләү мәйданчыгы үткәргән тикшеренүләргә сылтама белән.
Тикшеренүчеләр мәгълүматы буенча, узып баручы елда россиялеләрнең 63 проценты өстәмә эш алган, шул ук вакытта аларның 4 проценты башка өстәмә рәвештә эшләргә җыенмый. 2021 елда Россиядә яшәүчеләрнең 37 проценты өстәмә эш алмаган, аларның 9 проценты якын арада өстәмә керем чыганагы табарга ниятли.
Тикшеренүләрдә Россиянең төрле төбәкләреннән 18 яшькәчә 1200гә якын респондет катнашкан. Алар читтән торып эшләү мәйданчыгы кулланучылары түгел.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/19-12-2021/sorashtyru-rossiyad-yash-chel-rne-yartysynnan-artygy-ya-a-el-kanikulynda-eshl-m-yach-k-5845491

Комментарийлар