![2881a54c-20cc-4253-b5e0-222b18ab6cc3](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/04/2881a54c-20cc-4253-b5e0-222b18ab6cc3.jpeg)
Шул ук вакытта азык-төлеккә тотылган акча барлык керемнең 50 %ыннан да артып киткән. Быелның февралендә исерткеч эчемлекләр һәм тәмәкене дә кертеп, азык-төлеккә тотылган акчалар халыкның бар булган кеременең 50,1 %ын тәшкил иткән. Узган ел бу сан 48,6 %, ә 2014 елда 47 % кына булган. Моңа кадәрге рекорд 2008-2009 елларда булган. Ул вакытта да керемнең яртысы азык-төлеккә китеп барган.
Әлеге күрсәткечләрнең үсүе реаль керемнең кимүенә бәйле, диелә. 2015 елның феврале белән чагыштырганда реаль хезмәт хакы 2,6 %ка, ә реаль керем – 6,9 %ка кимегән.
Комментарийлар