Логотип «Мәйдан» журналы

Соңгы 2,5 ел эчендә беренче тапкыр Мәскәүдән Каирга самолет китте

Кичә соңгы 2,5 ел эчендә беренче тапкыр Мәскәүдән Каирга самолет китте. Бу турыда Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте. Билетлар сату 13 мартта башланган иде. Минималь бәя 21,9 мең сум булды. Барлык б...

Кичә соңгы 2,5 ел эчендә беренче тапкыр Мәскәүдән Каирга самолет китте. Бу турыда Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.
 
Билетлар сату 13 мартта башланган иде. Минималь бәя 21,9 мең сум булды. Барлык билетлар да сатылып беткән.
2018 ел башында Россия Президенты Россия һәм Каир арасында даими очышларны рөхсәт итте.
Мисырга очышлар 2015 ел азагында самолет һәлакәтеннән соң туктатылган иде. Ул чакта Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербург,ка кайтучы самолет шартлап, 217 пассажир һәм экипажның 7 әгъзасы һәлак булды.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар