Логотип «Мәйдан» журналы

Сөләйман иҗатының йомгагын сүттеләр

22 март көнне «Сәләт» йортында Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат, шагыйрь Сөләйманның (“Сәләт” хәрәкәтен оештыручы Җәүдәт Сөләйманов) иҗатына багышланган әдәби кичә...


22 март көнне «Сәләт» йортында Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат, шагыйрь Сөләйманның (“Сәләт” хәрәкәтен оештыручы Җәүдәт Сөләйманов) иҗатына багышланган әдәби кичә узды. Чара күренекле шәхесләр катнашында төп өч мәйданчыкта үтте.



e8f2fa2a88c2e7570b43685e5526156c_L
“Шагыйрь Сөләйманның шигырь төзелеше” дип исемләнгән мәйданчыкта филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, мәдәният эшлеклесе Марсель Бакиров чыгыш ясады.
- Татар өчен җан атып йөри торган, фән белән генә шөгыльләнүче түгел, ә шактый оста шагыйрь да булган кеше ул – Сөләйман. Аның галим булуы шигырь төзелешендә дә чагылыш таба. Галәм, математика төшенчәләренә дә игътибар итә ул, “Күккә бишек итеп эләсе бар җир шарын” кебек яңа образлар да тудыра, традицион алымнарны да оста итеп чишә ала, фикерне йомарлап эш итәргә дә сәләтле... Бу сыйфатлар аның талант иясе булуы хакында сөйли, – дип ассызыклады ул.
Чарага җыелган кунаклар Сөләйман китапларын бер укуда гына аңлап бетереп булмый, дип белдерә. Моның белән шагыйрь, язучы, драматург, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев та килешә.
“Җәүдәтне тиз генә аңлап булмый. Ул бик тә катлаулы – бүгенгене, киләчәкне йөрәге аша үткәрә торган кызыклы шәхес. Бер Сөләйманда өч Сөләйман бар: шагыйрь Сөләйман, галим Сөләйман, “Сәләт”не булдырган Сөләйман. Киләчәктә Сөләйманга һәйкәл куйсалар, өч һәйкәл куярга кирәк булачак”, – диде Разил Вәлиев.
Чарада Татарстанның халык артистлары Гөлзада Сафиуллина, Римма Ибраһимова, “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, “Сәләт” ветераннары һәм активистлары да чыгыш ясады.
Кичәнең башка мәйданчыкларында Сөләйман иҗатының бүгенге шигъриятьтә тоткан урыны, шагыйрь Сөләйманның иҗатында шәхес метаморфозасы каралды.


http://intertat.ru/tt/

 

Комментарийлар