Логотип «Мәйдан» журналы

Согуд Гарәбстанында хәтта чүлне дә су баскан (ВИДЕО)

Согуд Гарәбстаны Корольлегендә койма яңгырлар нәтиҗәсендә су басудан 35 кеше һәлак булган. “Saudi Gazette” басмасы хәбәр итүенә караганда, илнең ун төбәген су баскан. Бу районнардан 4 меңнән арты...

Согуд Гарәбстаны Корольлегендә койма яңгырлар нәтиҗәсендә су басудан 35 кеше һәлак булган.
 
“Saudi Gazette” басмасы хәбәр итүенә караганда, илнең ун төбәген су баскан. Бу районнардан 4 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Мәккә Мөкәррәмәдә 11 кеше һәлак булган. Кешеләрнең үлеменең сәбәбе — су баскан урыннарда электр тогы сугу һәм биналар җимерелү. Шунысы гаҗәп, Согуд Гарәбстанындагы ком чүлен дә су баскан. Интернет челтәренең гарәп сегментында бу турыдагы видеоязмалар урнаштырылган.
Фото: "Ислам тудей" сайтыннан
https://twitter.com/abusulayman/status/1063759328954515456?ref_src=twsrc%5Etfw%7Ctwcamp%5Etweetembed%7Ctwterm%5E1063759328954515456&ref_url=http%3A%2F%2Farskmedia.ru%2F2018%2F11%2F23%2Fsogud-garabstanyinda-ch-lne-su-baskan%2F
https://kiziltan.ru/

 
 

Комментарийлар