Логотип «Мәйдан» журналы

Сөембикә энеләре һәм сеңелләре гыйлемлектә ярыша

2 апрель көнне Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән конкурс оештырыла.Бөтенроссия хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы, “Ярдәм” фонды, Россиянең мөселман эшмәкәрләре берлеге...


2 апрель көнне Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән конкурс оештырыла.



1cec480eab8f95ec16fa3da409a7ba18_L
Бөтенроссия хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы, “Ярдәм” фонды, Россиянең мөселман эшмәкәрләре берлеге 19 тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештыра. Конкурс балалар арасында Коръәнне, ислам нигезләрен яхшы белүне ачыклау өчен уздырыла.
Бәйгедә 4тән 18 яшькәчә, Россиянең һәм Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык бала катнашачак. Бөтенроссия “Мөслимә” мөселман оешмасы җитәкчесе Әльмирә ханым Әдиятуллина сүзләре буенча, бәйгенең төп максаты – халкыбызга тәрбияле, аек акыллы, эш сөючән, файдалы алмаш үстерүгә булышлык күрсәтү; традицион исламны җәелдерү; татар теле һәм мәдәниятен, яшь буын арасында тарихны пропагандалауга өлешебезне кертү.
Җиңүчеләр 38 номинация - Кол Гали, Кол Шәриф, Ш.Мәрҗәни, Хөсәен Әмирхан, Хөсәен Фәизханов, Һади һәм Садри Максуди, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Риза Фәхреддин, Габдулла Тукай, Акмулла, Галимҗан Баруди, Исмаил Гаспринский, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Мөхлисә Бубый, Закир ишан Камалов-Чистави һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.
“Ярдәм” фонды советы җитәкчесе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов игълан иткәнчә, күренекле татар имамнарын, галимнәрен яшь буын арасында таныту һәм хәтерләрендә мәңгеләштерү максатында бу елны “Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин”, “Габделхак хәзрәт Саматов”, “Әнвәр Хәйри” дигән номинацияләр өстәлгән.
Бәйге “Ярдәм” мәчетендә 9:00 сәгатьтә башланып, 13:00 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар катнашында 12:30 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә “Ярдәм” фонды матбугат үзәге.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар