Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Социаль ипотека программасы буенча фатир алып, айлык акчаны түли алмаучыларның хәленә керәләр. Фото: Михаил ЗахаровБу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында...
Социаль ипотека программасы буенча фатир алып, айлык акчаны түли алмаучыларның хәленә керәләр.
Фото: Михаил Захаров
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында узган матбугат очрашуында фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сөйләде.
“Төрле сәбәпләр аркасында түли алмаган кешеләр белән безнең иҗтимагый комиссия шөгыльләнә. Ул очракта түләүне кичектерү мөмкинлеген карыйбыз, балигъ булмаган балалары булса, балигь булганчы озайтылырга мөмкин. Кыскасы, аңлау, булышлык бар. Әмма иң мөһиме шул: бушка гына тораклы булу кебек мәкерле ният булырга тиеш түгел. Кеше үзенең матди хәлен яхшыртырга тырышса, анысы икенче мәсьәлә”, – диде Тәлгать Абдуллин.
Фонд директоры социаль ипотека яки авария хәлендәге торактан күчерү программалары буенча торак ала алмаучыларга, аз керемлеләргә социаль наймнан файдаланырга киңәш итте. Социаль найм нигезендә, 25 ел коммуналь түләүләрсез фатир өчен түләп яшәп булганын искәртте. Ул аварияле торактан күченүчеләр өчен 2017 елда 5,5 мең фатир бүленеп биргәнен билгеләп узды.

Комментарийлар