Логотип «Мәйдан» журналы

Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашучылар күпме акча кертергә тиешлеге әйтелде

"ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашучыларның проектларга кертелгән акчасы грант суммасының 30 процентыннан да кимрәк булмавы шарт. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта “РИ...

"ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашучыларның проектларга кертелгән акчасы грант суммасының 30 процентыннан да кимрәк булмавы шарт. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта “РИТЭК” ҖЧҖ ширкәте генераль директорының персонал белән идарә буенча урынбасары Олег Богатов әйтте.
Аның әйтүенчә, “Рухилык һәм мәдәният” номинациясендә максималь грант суммасы 500 мең сум тәшкил итә. “Экология” һәм “Спорт” номинацияләрендә иң зур грант 300 мең сумнан гыйбарәт.
“Конкурста катнашуның мөһим шарты булып бергәләп финанслау санала. Бәйгедә катнашырга ниятләгән бюджет, коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар һәм муниципаль хакимият органнарының үз проектларын гамәлгә ашыруга фаразланган грант суммасының 30 процентыннан да кимрәк акча кертмәве мөһим”, - диде Богатов.
Быел грант фонды 25 млн сум тора. Гаризалар 31 июльгә кадәр Казанда Петербург урамы, 62 адресы, Нурлатта ТатРИТЭКнефть предприятиесендә кабул ителә. Положениены РИТЭК-Лукойл сайтында табарга мөмкин. 236-38-61 телефоны буенча бәйге турында белешмә сорашырга була.
Августта конкурс комиссиясе проектларга бәя биреп, йомгак ясаячак. Сентябрьдә тантаналы чарада җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182442/

Комментарийлар