Реклама
Сочида сары кар яуган
23 март көнне Сочида ком төсендәге явым-төшем булуы турында хәбәр иттеләр, дип яза РИА-Новости сайты.Пычрак яңгыр һәм карның сәбәбе - Африканың төньягында тузан бураннары булуы һәм чәчәк атучы үсемлек...
23 март көнне Сочида ком төсендәге явым-төшем булуы турында хәбәр иттеләр, дип яза РИА-Новости сайты.

Пычрак яңгыр һәм карның сәбәбе - Африканың төньягында тузан бураннары булуы һәм чәчәк атучы үсемлекләрнең серкәләре очу, дип аңлата Сочидагы Азов һәм Кара диңгезләрнең гидрометеорология һәм мониторингы буенча махсус үзәге.
Социаль челтәрләрдә Кызыл Алан тау битендәге явым-төшемнән соң булган фотоларны куйганнар. Сары кар тау чаңгычыларын гаҗәпкә калдырган.
Көрәнсу һәм пычрак сары төстәге яңгырлар бөтен Краснодар өлкәсендә күзәтелде, дип яза "Кубанские новости" басмасы.
Шулай ук Одесса өлкәсендә дә сары кар явуы турында хәбәр булган.
"Африканың төньягындагы тузан бураннары нәтиҗәсендә тропосферага тузан эләккән. Аның күпмедер өлеше һава агымы белән Кара диңгез ягына килгән", - диелә хәбәрдә.
Белгечләр аңлатуынча, әлеге күренеш табигый хәл һәм экологиягә дә, кешеләр сәламәтлегенә дә куркыныч янамый.

Комментарийлар