Логотип «Мәйдан» журналы

Смартфоннарны еш куллану нәтиҗәсендә деменция һәм депрессия булырга мөмкин

Смартфоннар һәм компьютерларны еш куллану баш миенең чиктән тыш аруына китерергә, шуның нәтиҗәсе буларак, деменция һәм депрессия үсеш алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости япон галимнәренә сылтама белән...



Смартфоннар һәм компьютерларны еш куллану баш миенең чиктән тыш аруына китерергә, шуның нәтиҗәсе буларак, деменция һәм депрессия үсеш алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости япон галимнәренә сылтама белән хәбәр итә.





Хәтер клиникасы директоры Аюми Окумура сүзләренчә, соңгы вакытта кешеләрдә «хәтер начараюга» бәйле очраклар еш күзәтелә башлаган, мондый диагноз өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә дә куела. Хәтер начараю куркынычы янаган категориягә 30-60 яшьлек кешеләр кергән, чөнки нәкъ менә алар компьютер һәм смартфоннардан еш файдалана.

Белгечләр әйтүенчә, баш мие мәгълүматны эшкәртеп өлгерә алмый һәм «чүплеккә әверелә».




Табиблар баш миен ял иттерергә һәм девайслардан файдалану вакытын киметергә киңәш итә. Күбрәк йокларга һәм ашаганда смартфоннарны читкә алып куярга кирәк, ди алар.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар