Логотип «Мәйдан» журналы

Смартфон искерсә, нишләргә?

Белгеч киңәшенә колак салыгыз.Hi-Tech Mail.ru порталы җитәкчесе Дмитрий Рябинин Sputnik радиосы эфирында смартфонның күпме хезмәт итүе, ягъни никадәр вакытка чыдавы турында сөйләде.Ул мобиль җайланман...

Белгеч киңәшенә колак салыгыз.smartfony
Hi-Tech Mail.ru порталы җитәкчесе Дмитрий Рябинин Sputnik радиосы эфирында смартфонның күпме хезмәт итүе, ягъни никадәр вакытка чыдавы турында сөйләде.
Ул мобиль җайланманың эксплуатацияләү вакыты кимүгә ниләр сәбәпче булуы хакында да әйтте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта смартфонны куллануның уртача срогы өч елга якынлаша, ә кулланучылар яңа җайланмаларның характеристикаларына һәм дизайнына игътибар итми башлаган, алар өчен барысы да бертөрле кебек.
Хәзер алар үзләренең иске смартфоныннан озаграк файдалана. Әмма барлык гаджетлар да өч ел эксплуатацияләүдән соң беренчел характеристикаларын сакламый. Беренче чиратта, аккумулятор өч елдан артык вакытка исәпләнмәгән: якынча ике елдан аның куәте сизелерлек кими һәм ешрак зарядкада тотарга туры килә.
Хәзер аккумуляторны алыштыру элекке смартфоннарга караганда катлаулырак. Моны бары тик белгеч кенә эшли ала, заманча җайланмаларның барлык модельләре диярлек зур булмаган һәм смартфоннан алынмый торган аккумуляторлы.
Кыскасы, өч ел файдаланганнан соң смартфонны яңага алмаштыру хәерле.
 
Фото:citytraffic.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Smartfon-iskers--nishl-rg-495339/ сайтыннан

Комментарийлар