Логотип «Мәйдан» журналы

Сирень чәчәге битне яшәртә...

Тиз картаймас һәм үзеңне яхшы хис итү өчен организмны шлаклардан чистартып тору бик мөһим.Матдәләр алмашыну эшчәнлеген яхшырту өчен диңгез кәбестәсе кулланалар. Шулай ук каен бөресе һәм яфраклары бик...

Тиз картаймас һәм үзеңне яхшы хис итү өчен организмны шлаклардан чистартып тору бик мөһим.
Матдәләр алмашыну эшчәнлеген яхшырту өчен диңгез кәбестәсе кулланалар. Шулай ук каен бөресе һәм яфраклары бик файдалы санала.
Каен бөресе, яфрагы һәм диңгез кәбестәсе кушып ясалган 100 грамм катнашма өстенә кайнап торган ярты литр су коябыз. Чәй кебек каплап пешергәч, бераз суынгач алып эчәбез. Шундый чәйне 10 көн дәвамында эчәргә кирәк. Ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгара, үзеңдә ниндидер җиңеллек тоясың, атлап йөрүе дә җиңеләя, биттәге җыерчыклар да югала башлый. Яз көне мондый чәйне эчү аеруча файдалы, дуслар.
Тиздән тирә-якка хуш ис таратып, бакчада сиреньнәр чәчәк атачак. Аның матурлыгы, хуш исле булуы күңелне сөендерсә, чәчәкләреннән ясалган битлек яшәртеп, сәламәтләндереп җибәрер.
Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирень чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Шул массаны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз. Аннан җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз. Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә. Сиреньнәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шулай эшләсәгез, битегез яшәрми калмас.




Автор: Зөлфия Фәтхетдинова




Фото:https://pixabay.com/


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Siren-ch-ch-ge-bitne-yash-rt-769567/

 

Комментарийлар