Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил һәм томан хакында кисәтә

Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстан территориясендә көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.Әйтик, төнлә һәм...

Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстан территориясендә көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил һәм томан хакында кисәтә
Әйтик, төнлә һәм иртән республикада көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта урыны белән секундына – 15-20, республикада 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак.
«Төнлә һава температурасы +5..+10, көндез +7..+12 градус тәшкил итәчәк», - диелә ведомство хәбәрендә.
Моннан тыш, төнлә томан төшүе көтелә.
 
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/21/195676/

Комментарийлар