Синоптиклар Татарстанга карлы циклон якынлашу турында кисәтә
Кара диңгездән Татарстанга карлы яңа циклон якынлаша. Фото: Рамиль Гали/ИА Татар-информ“Пәнҗешәмбе, 22 мартта, республика янәдән көньяк-көнбатыштан килгән катнаш циклон йогынтысында булачак. Ул Кара...
Кара диңгездән Татарстанга карлы яңа циклон якынлаша.
Фото: Рамиль Гали/ИА Татар-информ
“Пәнҗешәмбе, 22 мартта, республика янәдән көньяк-көнбатыштан килгән катнаш циклон йогынтысында булачак. Ул Кара диңгездән Татарстанга кар алып киләчәк, урыны белән көчле кар явачак. Аерым районнарда буран көтелә. Температура төнлә 5-10 градус салкын, көндез 0-5 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана”, - дип сөйли Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.
Эксперт сүзләренчә, якын көннәрдә һава торышында зур үзгәрешләр булмаячак. Республикада кышкы һава торышы саклана. 20 мартта көньяк районнарда бераз кар явачак. Минималь температура 12-17 градус салкын, аязган вакытта урыны белән −24 градуска җитәчәк. Бүген көндез 4-9 градус салкын көтелә. 21 мартта, явым-төшем күзәтелмәячәк. 11-16 градус салкын, көнчыгыш районнарда аязганда -20 градус булуы мөмкин. Көндез бераз җылыта, 2-7 градус салкын көтелә.
КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев республикага төньяк салкыны килә, шунлыктан температура түбән, дип белдерде.
“Һава температурасы якын декадада нормадан 5 градуска түбәнрәк булачак. Бу һава массаларының төньяктан һәм Арктикадан килүе белән бәйле. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе кар явачак. Кар катламы тагын 2-3 мм га артачак”, - ди КФУ эксперты.

Комментарийлар