Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар Татарстанда томан һәм буран турында кисәтә

Бүген, 20 гыйнварда, Татарстанның кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин, төнлә буран көтелә.Гомумән республика буенча аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Бераз кар явачак. Бу хакта Татарстан Гид...

Бүген, 20 гыйнварда, Татарстанның кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин, төнлә буран көтелә.
Гомумән республика буенча аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Бераз кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил юнәлешен көньякка үзгәртәчәк. Төнлә һава температурасы −5..-10˚ фаразлана, аязганда — 16 градуска кадәр салкын.
Көндез һава температурасы −3..-8˚ градус фаразлана. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Бүген төнлә республика территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин.
Төнлә шулай ук көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә җил исәчәк, Казанда — 18 метрга кадәр.
Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана, дип искәртә синоптиклар.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/19-01-2022/sinoptiklar-tatarstanda-toman-m-buran-turynda-kis-t-5847566

Комментарийлар