Синоптиклар Татарстанда көчле җил турында кисәтә
Бүген кич һәм төнлә Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.Татарстан районнарында төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 м...
Бүген кич һәм төнлә Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Татарстан районнарында төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, ә Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.
Элегрәк хәбәр иткәнчә, төнлә Татарстан территориясендә урыны белән туфракта кырау көтелә, суыта.
Комментарийлар