Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм җил булачагы турында кисәтә

Дүшәмбегә каршы  төндә Татарстан юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Синоптиклар 26 апрельдә төнлә һәм иртән «юлл...

Дүшәмбегә каршы  төндә Татарстан юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Синоптиклар 26 апрельдә төнлә һәм иртән «юлларның аерым участокларында» бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә.
Шулай ук метеорологлар көчле җил турында кисәтә. Төнлә аның тизлеге секундына 16-21 метрга җитәчәк. Казанда секундына 15-20 метрга җитүе көтелә.
Алдан фаразланганча, 26 һәм 27 апрельдә көндез 8-14 градус җылы булачак.
 
https://tatar-inform.tatar/news/ecology/25-04-2021/sinoptiklar-tatarstanda-bozlavyk-m-il-bulachagy-turynda-kis-t-5821103

Комментарийлар