Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар март аенда салкыннар һәм җепшек көннәр булыр дип фаразлый

Март аенда һава торышы даими рәвештә үзгәреп торачак: ай дәвамында салкыннар җепшек көннәр белән чиратлашачак. Әмма ай җылы булыр дип көтәргә кирәкми.Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнн...

Март аенда һава торышы даими рәвештә үзгәреп торачак: ай дәвамында салкыннар җепшек көннәр белән чиратлашачак. Әмма ай җылы булыр дип көтәргә кирәкми.mart
Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
Синоптик сүзләренчә, март аенда температура климатик нормадан сизелерлек аерылмаячак.
«Мартта һава торышы үзгәреп торачак: температура +5.. +10 градуска кадәр күтәрелгән көннәр дә, термометрның терекөмеш баганасы -10. -15 градуска кадәр түбәнәйгән көннәр дә булачак», — дип аңлатты ул.
Әмма көннәр җылы булачагына өметләнергә кирәкми, моның сәбәбе — карның бик күп булуы.
«Әгәр карның калынлыгы нормадан артыграк булмаса, мартның җылы киләчәгенә ышаныч күбрәк булыр иде», — дип сүзен төгәлләде галим.
 

фото: Михаил Захаров


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/26-02-2021/sinoptiklar-mart-aenda-salkynnar-m-epshek-k-nn-r-bulyr-dip-farazlyy-5809180

Комментарийлар