Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар болытлы һава һәм явым-төшем турында кисәтә

Якындагы өч көндә Татарстан территориясендә кар явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.Иртәгә кар явачак, көндез урыны белән бера...

Якындагы өч көндә Татарстан территориясендә кар явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

049-2


Иртәгә кар явачак, көндез урыны белән бераз буран булуы ихтимал. Төнлә температура -12 градуска кадәр салкын булачак. Ә көндез температура 1-6 градус салкын булачак.
Язның беренче көнендә Татарстанда юеш кар һәм вак яңгыр көтелә. Урыны белән буран һәм юлларда бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы 9 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температура -4 градустан + 1 градуска кадәр булачак.
2 мартта синоптиклар шулай ук юеш кар һәм вак яңгыр явуын фаразлый. Көндез температура – 3 градустан + 2 градуска кадәр булачак.
Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/27/181709/

Комментарийлар