Логотип «Мәйдан» журналы

Синең күзләр

Күк йөзенә караганда да гүзәлрәк күренеш бар, ул – кеше күңеленең тирәнлеге». Виктор Гюго.

Җәй урталары. Кинәт машина туктаган тавышка бакчада казынып йөрүемнән туктап, башымны күтәрдем һәм машинаның арткы урынындагы кеп-кечкенә, курчак хәтле генә кызчыкның күзләренә текәлдем. Һәм сихерләнгән кебек, бу кара күзләргә карап, тораташ булып каттым. Караган саен үземне тагын да тирәнрәк гипнозланган кебек тойдым.

Әйе, әйе, мин бу күзләргә сусаганмын, сагынганмын икән. Тормышта да, сәхнәдә дә беркем күзләре белән алыштыргысыз иде алар. Бу күзләр – кешелеклелек, чисталык, намус, дөреслекне үлчәүче барометр да, бик якын да күзләр.

Читтән карап торган кешегә мин шулай мәңге басып торган күк тоелганмындыр. Ниндидер бик ягымлы тавыш мине реаль тормышка кайтарды.

–  Фирдәвес апа, исәнмесез! Ни хәлләрегез бар?

Менә хәзер күзләрем машинаның алгы урындыгында күкрәк баласын кочып тоткан Айгөлгә күчте.

– Ай, бәгырь кисәгем, Айгөл! Син бит бу, син?!

Янында – фәрештәдәй Айгөлгә тиң ире. Ходаем, күз генә тимәсен үзләренә, ире дә әнә нинди тырыш икән, яңа булмаса да, машина да алган, димәк, әти-әнидән калган бакча – алар өчен изге урын. Димәк, ташламаячаклар да, сатмаячаклар да. Шамилнең үз куллары белән салган йорты. Язын бөреләнеп, җәй буе шау чәчәктә утыручы бакча. Бу гөлләрне бит үзе дә чәчәккә тиң, нәфис, нәзәкатьле, затлы әнисе Гөлфия утырткан... Уйларымнан тагын Айгөл тавышы аерып алды:

– Без чишмәгә суга киттек. Безгә килеп чыгыгыз!

Мин дә аларны үземә чакырдым.

Машина китеп барды. Ә мин чын тетрәнү кичердем. Кечкенә Алинә күзләре аша әйтерсең лә Шамил белән очраштым. Күңелем актарылган күк булды.

Сәхнәдә сине кирәк вакытта өтеп-көйдереп, бәгырьләргә үтеп дулкынландыра алган, мәңгелек бозны да җылыта алырдай күзләр иде алар – Шамил Бариев күзләре. Күзләр – күңел көзгесе шул. Кайберләренә карап туймыйсың, ә кайбер күзләр өчен, әйтерсең лә, үзеңне уңайсыз сизәсең, ирексездән аска карыйсың.

Үткән гомер. Вакыт берөзлексез чаба. Шамил Бариевның мәңгелек дөньяга китеп баруына озакламый ун ел була. Кеше китә, җыры кала, кеше китә – урыны кала. Шамил калдырган урын – буш. Әйе, беркем белән дә алыштыргысыз бушлык ул урында. Тормыш дәвам итә. Спектакль артыннан спектакль чыга. «Эх, бу рольне Шамил уйнар иде, бу – аның роле. Аһ, ничек итеп уйнар иде (!)» димәгән бер генә спектакль дә юк.

Уйнамаган рольләр. Ә иң үкенечлесе – сөйми калган оныклар...

Балаларны бик ярата иде Шамил. Авыл гастрольләрендә автобустан төшүгә, гадәттә, балалар җыйналып артистларны көтеп тора бит инде. Шамил иң беренче барысы белән күрешеп, исемнәрен сорап: «Ә мин Шамил абыегыз булам», – дип танышып чыга иде.

Әйе, бу язманы чисталыкка бәйлисем килде. Бу сүз – татар халкының барлыгын, яшәүнең мәгънәсен искәртүче бөек сүз. Менә шушы зур сүз астында милләтебезнең ике газиз баласы булган гүзәл затлар – Шамил белән Гөлфия турында сөйләмәкче булам. Алар турында иң дөресе бәет язу булгандыр, бәлки.

Бу ике матур кешегә, аларның мәхәббәтенә, пар килүләренә сокланмаган кеше булмагандыр. Ходаем, әллә күз дә тиде инде. Тигәндер дә. Озын буйлы, кап-кара бөдрә чәчле, янып тора торган күзле Шамил. Ә Гөлфиягә, әйтерсең лә, борынгы болгар кызларының матурлыгы иңгән: зифа буй, нәфис ап-ак йөз, зәңгәр күз. Килешмәгән бер генә җире дә юк. Аларның зәвык белән киенүләре... Юкса ул заманда да артистның акчасы юк иде инде. Ләкин алар бик матур, карап туймаслык итеп киенәләр иде. Монда Гөлфиянең өлеше бик зур, билгеле. Ул бик оста тегә, бәйли, аш остасы, гомумән, кулыннан килмәгән эше юк иде.

Бу ике матурның тиңсез мәхәббәте Ленин исемен йөртүче мәдәният сараенда башланып китә. Алар Суфия Шаһиева җитәкчелегендәге хорга йөриләр. Икесе дә җырчы. Шамилнең Наил абыйсы гармунда уйный, җиңгәсе өздереп җырлый. Гаиләләре белән сәнгатькә тартылучы кешеләр. Шамил Ленинградка театр институтына җибәрергә җыен буласын ишетеп, экзаменнар бирә һәм үтә. Ә Гөлфиясе сабыр гына аны көтеп ала. Биш ел укып, Шамил театрда эшли башлагач, алар өйләнешәләр. Мәхәббәт җимешләре Айгөл туа.

Аның рольләре Батулланың «Өчәү юлга чыктык» дигән пьесасы буенча куелган спектакльдән башланып китә. Гитарасына кушылып, Сара апаның гүзәл көенә «Казанның кадерле кичләре »н җырлавы исә театр диварларына гына сыймыйча, урамнарга ташып чыкты. Өендә мәхәббәт җылысына төренгән Шамил, театрда да мәхәббәт каһарманнарын гәүдәләндереп, бәхет­ле мизгелләр кичерде.

Мәхәббәт... Мәхәббәт дигән олы хис – Ходай биргән бәхет. Ул бөтен адәм балаларына да насыйп булмый. Кызык, театрда да мәхәббәтне аерым артистлар гына уйный ала. Олы хисне күрсәтү өчен олы хисле, чиста күңелле кеше булу кирәктер шул. Шамил әнә шундый иде. Ул мәхәббәтне уйнаганда сәхнә яктылыкка, нурга күмелә иде.

Ә тормышта ул бик катлаулы иде. Юк кына борчуны да авыр кичерде. Ул үзенә бикләнә иде, ләкин җаны сызлаганы сизелеп торды. Театрдагы эшеннән тыш, студентлар да укытты һәм аларның һәрберсенең язмышы өчен дә борчылды. Театрга алмаганнары өчен дә, экзаменнарының уңышсыз булганы өчен дә тирәнтен кайгыра иде.

Ел саен театр училищесында да, мәдәният университетында да төркем-төркем студентлар чыгып тора. Укучыларының язмышы өчен Шамил кебек өзгәләнгән укытучы юктыр, мөгаен. Хәзерге көндә аның шәкертләре республикабызның театрларына таралган. Алар башкалардан аерылып тора. Күзләре якты, чиста. Аларны күргәч, күңел сөенә. Димәк, Шамилнең күңел чисталыгы сәнгатьтә шәкертләре аша дәвам итә. Димәк, ул яши, яшәячәк. Ә инде нәселе – балаларында. Кызы Айгөлдә, оныклары Алинә, Камилдә дәвам итә...

... – Айгөл, син һәрчак елмаясың. Сиңа карап торуы шундый рәхәт, – дидем мин аңа.

– Елмаерга әти өйрәтте. Төксе булма, кызым, елмай дөньяга, кешеләргә, – диде.

Димәк, Шамил дөньяга елмаю калдырып китте. Димәк, Айгөл үзенең балаларын да елмаерга, табигатьне, кешеләрне яратырга өйрәтәчәк. Менә шул рәвешле безнең иксез-чиксез Җиһаныбызның бер өлеше җылылыкка, елмаюга күмеләчәк.

Ә инде Шамил белән Гөлфия мәхәббәтенә килгәндә,ул мәхәббәт серле, тирән, моңлы, җырлы, фаҗигале дә, бөек тә булып калды. Мәхәббәт серләрен ачмыйча, үзләре белән алып киттеләр алар.

Җыр аша адәм баласы күңелен пакьли, олы хисләрен барлый, диләр. Җыр Шамил тормышының да, иҗатының да аерылгысыз юлдашы булды. Җыр канаты белән ул хыял аша күкләргә аша алды. Вафатына берничә көн кала өендә магнитофон тасмасына соңгы җырын яздырган. Нурия Измайлова сүзләренә язылган «Адаштым» дип аталган бу җырның текстын тулаем язып китәргә булдым. Ни өченме? Бәлки, бакый дөньяга «ашыгуы»ның сәбәбен дә шушы юллардан табармын. Сәбәпсез дә, үкенечсез дә булмый диләр үлемне. (Ә башкага минем хакым юк!)

Ашыгулар ялгышуга була,

Ашыгырга никтер яраттым.

Ашыгулар – урман,

Ялгышларым – буран,

Йөгерә-йөгерә кереп адаштым.

 

Ашкынулар үкенечкә була,

Юк шул минем сабыр канатым.

Үкенечләр – урман,

Урманнарда – буран,

Көлә-көлә кереп адаштым.

 

Ашыгулар һәлакәткә илтә,

Ник мин сине шашып яраттым?!

Карашларың – урман,

Мәхәббәтем – буран,

Җырлый-җырлый кереп авыштым.

Җыры, мәхәббәте, кабатланмас иҗади чисталыгы, күңеленең, җанының аклыгы мәңгелектә калды. Шамил кебек чиста күңелле кешеләргә авыр яшәве бу дөньяда. Намусына каршы бармаучыларга, һәрчак үзе булып кала белүчеләргә... Тирә-юньдәге ямьсезлеккә җаны белән килеп бәрелә, сызлана, әмма беркайчан бу проблемаларны, хәсрәтен кеше өстенә өйми, киресенчә, үзенә җыйды Шамил.

Әйе, Ул шундый иде.

Әйе, Аны дөньялыктагы пычраклык, ямьсезлек, вәгъдәсезлек, миһербансызлык үзгәртә, җиңә алмады. Йөрәге генә түзмәде.

 

Фирдәвес ХӘЙРУЛЛИНА

Март, 2003ел

 

«Юксыну» дигән истәлекләр, хатирәләр җыентыгыннан.

Комментарийлар