Логотип «Мәйдан» журналы

Симерү акчасызлыктан килә?

Илдә артык авырлыктан интегүче ирләр саны, 2003 елдагы белән чагыштырганда, өч тапкыр арткан.“Бу – цивилизация чире. Җәмгыять баеган саен, симерүчеләр дә арта”, дип аңлатмакчы моны Сәламәтлек саклау м...

Илдә артык авырлыктан интегүче ирләр саны, 2003 елдагы белән чагыштырганда, өч тапкыр арткан.
“Бу – цивилизация чире. Җәмгыять баеган саен, симерүчеләр дә арта”, дип аңлатмакчы моны Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Оксана Драпкина. Моның белән килешү авыр. Токмач, икмәк, бәрәңге ише әйберләр симерүгә китерә. Ә менә ит, балык кебекләре, киресенчә, ябыктыра. Эш шунда: икенче исемлеккә кергән продуктларны алырга һәркемнең дә хәленнән килми.Симерүдән интегүчеләр бигрәк тә Киров, Оренбург, Пенза, Самара, Курган, Төмән, Новосибирск өлкәләрендә күп икән. Шуңа ярашлы, шикәр чирлеләр дә.
Фото: Газета.ру


https://kiziltan.ru

Комментарийлар