Логотип «Мәйдан» журналы

«Шигъри мәйданда» Равил Сабыр белән очрашу

31 нче гыйнвар көнне Аяз Гыйлаҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында язучы, драматург, журналист Равил Сабыр белән очрашу узып үтте.

Равил Сабырга 27 нче гыйнвар көнне 50 яшь тулган. Әлеге кичә "Мәйдан" журналының "Шигъри мәйдан" дип аталган проект кысаларында үткәрелде.

Очрашуга язучылар, китапханәчеләр, төрле елларда аның белән иңгә-иң эшләгән хезмәттәшләре, театр артистлары, әдәбият сөючеләр җыелган иде.

Кичәне шәһәребезнең моңлы жырчысы, композитор Гөлназ Закирова "Әнкәмнең догалары" җыры белән ачып җибәрде. Ветеран журналист, «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасының беренче мөхәррире Нәсимә Садыйкова, Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин, Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов, тележурналист Равил Әюпов Равил Сабыр белән булган якты хатирәләре белән уртаклаштылар. 

 

Комментарийлар