Логотип «Мәйдан» журналы

«Шигъри мәйдан» талантларны җыйды

2023 елда «Мәйдан» журналы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә, «Шигъри мәйдан» әдәби-музыкаль проектын башлап җибәргән иде.

Әлеге проект кысаларында, 20 декабрь көнне Аяз Гыйлаҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында шигырь сөючеләр өчен Яңа ел мәҗлесе үткәрелде.

Чарада танылган шагыйрьләр, «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә каләм тибрәтүчеләр, «Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәрләре, әдәбият, җыр яратучы шәһәрдәшләр җыелган иде.

Кичәне моңлы тавышлы, җырлары белән шәһәрдәшләрнең мәхәббәтен яулаган Васил Шәйхразыев ачып җибәрде, аңа баянда Җәүдәт Сафин уйнады.

Яңа ел тамашасының төп геройлары кемнәр? Әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы! Кыш бабай ролен бик тә җанлы һәм күңелгә ятышлы итеп драматург, Татарстанның Халык артисты, Дамир Сираҗиев, Туфан Миңнуллин исемендәге премияләр лауреаты, «Тантана» премиясе иясе Булат Сәлахов башкарды. Ул һәр чыгыш ясаучыга килешле сүзләр тапты, каләм ияләренә алдагы елга иҗат уңышлары теләп, Кыш бабайның мул капчыгыннан бүләкләр өләште. Кар кызы – шәһәребезнең иң гүзәл журналисты, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррир урынбасары Гөлинә Гусамова иде.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Факил Сафин, Айрат Суфиянов, Әлфия Ситдыйкова, Зөләйха Минһаҗева, Лилия Фәттахова, Зимфира Исламова, Рәкит Аллабирде, Айгөл Әхматгалиева һәм башкалар үзләренең шигырьләрен укыдылар.

«Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары Айрат Шәйхетдинов, Гөлсәрия Басыйрова, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Гөлфия Фәйзрахманова, китапханәче Валентина Ибраһимова, «Иҗат» студиясе әгъзасы, Чаллы шәһәренең 77 гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Җиһаншина, Түбән Камадан килгән талантлы шагыйрә Алия Зартдинованың чыгышлары да кичәне тагын да күңелгә ятышлы итте.

Мөнәвир Колчурин гармунда үзе уйнап, бик матур җыр башкарды. Түбән Камадан килгән Айдар Нуриев шәп прозаик, шагыйрь булуы өстенә, яхшы музыкант, үзешчән композитор да икән, ул гитарада уйнап популяр җырлар башкарды, үзе иҗат иткән җыр да тыңлаучылар күңеленә хуш килде. Ветеран-педагог Зәбир Хәлимов үзе чыгарган җырны уйнап җырлады, үзенең һәм Сириядә яшәүче Ифираның туган якны сагыну белән сугарылган шигырен укыды.

Кичә җылы рухта үтте.

«Мәйдан» журналының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова әлеге шигъри кичәләрнең алдагы елда да  айга бер тапкыр үткәреләсен әйтеп, Яңа елга якты теләкләр теләде.

Очрашуны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина алып барды.

 

                                                         Фото: Гөлнар Караева

 

 

Галерея

Комментарийлар