Логотип «Мәйдан» журналы

Шоколадлы һәм каһвәле кайнатма рецепты

Җәй айларында хуҗабикәләр кайнатманың ниндиен генә ясамый. Күпвакыт гадәти өйрәнгән рецептларны кулланалар.Әмма кайвакыт гадәти булмаган кайнатма әзерләп, якыннарны шаккатырасы да килә. Берничә шундый...

Җәй айларында хуҗабикәләр кайнатманың ниндиен генә ясамый. Күпвакыт гадәти өйрәнгән рецептларны кулланалар.
Әмма кайвакыт гадәти булмаган кайнатма әзерләп, якыннарны шаккатырасы да килә. Берничә шундый рецептны сезгә дә тәкъдим итәбез.
 
Чия һәм шоколад
1 кг җимешнең төшләрен алырга, аларны изәргә (блендер кулланырга мөмкин), аның өстенә 500 г шикәр комы салырга һәм согын сыгарга. Кушылманы кайнатып чыгарырга, аңа 1 аш калагы какао, 1 аш калагы лимон кислотасы өстәп, 20 минут кайнатырга. Кайнатмага сулы ваннада эретелгән 100 г шоколад салырга (ак һәм сөтле шоколад ярамый). Кайнатма әзер.
Өрек (абрикос) һәм каһвә
Төшләре алынган 750 г өрекне ваклап турарга, тагын 750 г җиләктән блендер ярдәмендә пюре ясарга. Ике өлешне дә 800 г шикәр комы белән кушарга, бер кап ванилин һәм 2 лимоннан сыгылган сокны өстәргә. 7 аш кашыгы каһвә бөртеген аерым төяргә, аны марляга төреп, өрек кушылмасына 2 сәгатькә салып торырга. Шуннан соң кайнатып чыгарырга һәм марляга салынган каһвә белән бергә 15 минут буе кайнатырга. Кайнатма суынгач, каһвәле капчыкны аннан алырга. Десерт әзер.
 
Кавынлы кура җиләге кайнатмасы
Ике лимонны кабыгыннан арындырып, өстенә шикәр комы сибәргә һәм бер сәгатькә калдырырга. Бер кавынның йомшагын шакмаклап турарга. Зур кәстрүлгә лимонны салырга, 1 кг шикәр комы, 1 стакан су өстәргә. Кайнатып чыгарырга, туралган кавынны өстәп, 5 минут кайнатырга. Шуннан соң кәстрүлгә 500 г кура җиләген өстәргә, тагын 5 минут кайнатырга. Уттан алырга һәм кайнатманы суытырга куярга. Аннан соң куерганчы тагын кайнатып алырга. Кайнатма әзер.
Фото: stihi.ru

Комментарийлар