Логотип «Мәйдан» журналы

"Шипы" билгесе белән җәйге тәгәрмәчләрдә йөрергә ярыймы?

Машина тәгәрмәченә җәйге резиналар куйгач, "шипы" билгесен алып ташларгамы, әллә калдырыргамы дигән сорау машина йөртүчеләрне борчый."Челнинские известия" сайты бу сорауны ЮХИДИ хезмәткәрләренә биргән...

Машина тәгәрмәченә җәйге резиналар куйгач, "шипы" билгесен алып ташларгамы, әллә калдырыргамы дигән сорау машина йөртүчеләрне борчый.
"Челнинские известия" сайты бу сорауны ЮХИДИ хезмәткәрләренә биргән.
Җәйге резина куйгач, "шипы" билгесен алырга кирәк. Алмаган өчен җәза булмаячак. Ләкин автоинспекторлар мондый билгесе булган машиналарга җәй көне күбрәк игътибар итәчәк. Алар машинаны туктатып тикшерәчәкләр. Чөнки җәй көне кышкы резиналар белән йөрү тыелган, диелә әлеге хәбәрдә.
 
http://intertat.tatar/

Комментарийлар