Логотип «Мәйдан» журналы

Шикәрдән ясалган Зәй

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәйдә район Советы утырышында катнашыр алдыннан “Энергетик” мәдәният сарае фойесында оештырылган күргәзмәне карады. Биредәге стендларда районның барлык...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәйдә район Советы утырышында катнашыр алдыннан “Энергетик” мәдәният сарае фойесында оештырылган күргәзмәне карады. Биредәге стендларда районның барлык тармаклары эшчәнлеге чагылдырылган иде, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.
0199 Фото: zainsk-rt.ru
Мәгариф, спорт, мәдәният, яшьләр идарәләре эшчәнлеге һәм районның йөзен билгеләүче предприятиеләрнең 2017 елдагы хезмәт нәтиҗәләре турында сөйләүче стендлар янында Фәрит Хәйруллович кызыклы әңгәмәләр корды. Фойе уртасында Зәй шәһәренең шикәрдән ясалган макеты аны аеруча җәлеп итте. Шикәр комыннан ГРЭС торбалары белән җем-җем утлардан балкып утыручы ак шәһәр макеты эшләү идеясе мәдәният идарәсе белгечләренеке булса, идеяне тормышка ашыручылар – сәнгать мәктәбе педагоглары. Әлбәттә, татлы материалны “Зәй шикәре” АҖ биргән. Макет эшләү өчен 60 кап шикәр-рафинад, 25 килограмм шикәр комы һәм шикәр пудрасы тотылган. Аны эшләүгә өч атна вакыт киткән. Рәссам-осталар әлеге материал белән макетта Зәйнең матурлыгын һәм көчен күрсәтә алганнар. "Молодцы, булдырасыз",- диде аларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Комментарийлар