Логотип «Мәйдан» журналы

«Шиһаб хәзрәт» фильмын төшерүчеләр Мәрҗанине заманының альтернативщигы булган дип саный

«Шиһаб хәзрәт» документаль фильмын төшерүчеләр Шиһабетдин Мәрҗани шәхесен бүгенге альтернативщиклар белән параллель үткәреп ачканнар. Фильмның алып баручысы – рок-музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов....

«Шиһаб хәзрәт» документаль фильмын төшерүчеләр Шиһабетдин Мәрҗани шәхесен бүгенге альтернативщиклар белән параллель үткәреп ачканнар. Фильмның алып баручысы – рок-музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов.

0106


Халыкара туган тел көнендә Камал театрының кече залында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан төшерелгән «Шиһаб хәзрәт» фильмы күрсәтелде. Режиссеры һәм сценарий авторы – Салават Юзеев. Фильм «Инновация» студиясендә Татарстан мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән.

Фильм башланыр алдыннан татар яшьләре сәхнә тотты – Оскар Юнысов җырлады, аннары Рәдиф Кашапов белән Нурбәк Батулла перформанс аша тамашачыны фильмга әзерләделәр. Алар Шиһаб хәзрәтнең хаҗга бару юлын барабаннар, гитара һәм Нурбәк хәрәкәтләре аша күрсәттеләр. Перфоманс Рәдиф Кашаповның азан әйтүе белән тәмамланды.
Фильм Мәрҗанинең туган ягында һәм Казанның Иске татар бистәсендә төшерелгән. Мәрҗани фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов та, философия фәннәре докторы Айдар Юзеев та, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевлар комментарийлары бирелгән.
Бүгенге альтернативщиклар буларак Оскар Юнысов, Рәдиф Кашапов һәм Нурбәк Батуллалар күрсәтелгән. “Әлиф” хореография спектакленнән кадрлар бирелгән. Фильм азагында катнашучылар Мәрҗани бүген яшәсә кем булачагын фаразлыйлар.
Фильм Камал театрының кече залында аншлаг белән күрсәтелде. Соңыннан Салават Юзеев һәм Марина Галицкая тамашачы сорауларына җавап бирделәр. Фильм беркемне дә битараф калдырмаган иде - тамашачыдан капма-каршы фикерләр яңгырады.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/22/181372/

Комментарийлар