Логотип «Мәйдан» журналы

«Шиһаб хәзрәт» документаль фильмы продюсеры татарча тәрҗемәгә акча җитмәвен әйтте

«Шиһаб хәзрәт» документаль фильмын татар теленә тәрҗемә итәргә акча җитмәгән. Шунлыктан фильм татар телендә булмаячак. Бу хакта фильмның премьерасыннан соң аның продюсеры Марина Галицкая әйтте.Халыкар...

«Шиһаб хәзрәт» документаль фильмын татар теленә тәрҗемә итәргә акча җитмәгән. Шунлыктан фильм татар телендә булмаячак. Бу хакта фильмның премьерасыннан соң аның продюсеры Марина Галицкая әйтте.

0104


Халыкара туган тел көнендә Камал театрының кече залында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан төшерелгән «Шиһаб хәзрәт» фильмы күрсәтелде. Режиссеры һәм сценарий авторы – Салават Юзеев. Фильмның озынлыгы – 46 минут. Фильмда автор текстларын музыкант Рәдиф Кашапов рус телендә укый.
Фильм «Инновация» студиясендә Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән. Бюджеты – 500 мең сум. Марина Галицкая әйтүенчә, бу сумма документаль фильм төшерү өчен бик аз акча. Бу акчага тулы версиядә ике телдә фильм эшләп булмый. Алар бу темага үзләре өчен якын һәм кызыклы булганга гына алынганнар.
“Фильмда катнашучыларга ниндидер телдә сөйләү буенча чикләр куелмады. Мәрҗани фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов та, философия фәннәре докторы Айдар Юзеев та, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев та рус телендә сөйләделәр”, - диде продюсер.
Марина Галицкая фикеренчә, фильмда татарча җырлар яңгырый һәм исеме татарча. Шунлыктан ул кинокартина “субсидиягә төшерелгән фильмнар ике телдә булырга тиеш” дигән шартка каршы килми дип саный. Таләп ителгән очракта татарча субтитрлар куячакларын әйтә.

  • Татарстан мәдәният министрлыгыннан субсидия акчасына төшерелгән фильмнар ике телдә булырга тиеш дигән шарт куела. Бу министрлык белән фильмны төшерүче команда арасындагы килешүдә язылган.


Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/22/181373/

Комментарийлар