Логотип «Мәйдан» журналы

Журналист, алып баручы Илдар Кыямовның шигырьләр китабы дөнья күрде

Журналист, Татарстан Яңа Гасыр каналының алып баручысы Илдар Кыямовның фәлсәфи шигырьләр җыентыгы китап булып басылды. Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә.«Җырларымда — җирсүем» китабы Татарстан китап н...

Журналист, Татарстан Яңа Гасыр каналының алып баручысы Илдар Кыямовның фәлсәфи шигырьләр җыентыгы китап булып басылды. Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә.ildar-kyyamov
«Җырларымда — җирсүем» китабы Татарстан китап нәшриятында әзерләнде. Илдар Кыямовның әлеге нәшриятны сайлавы очраклы түгел. Ул хезмәт юлын студент елларында ук нәкъ биредә башлаган иде. Яңа китапка Илдар Кыямовның төрле елларда язылган йөзгә якын шигыре кергән.

«Җырларымда — җирсүем» басмасы Илдар Кыямовның 50 яшьлеге уңаеннан, иганәчеләр ярдәме белән нәшер ителде. Китапның редакторы — танылган шагыйрь Газинур Морат.

Фото: http://idel-tat.ru/ 


https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/23-12-2020/zhurnalist-alyp-baruchy-ildar-kyyamovny-shigyrl-r-kitaby-d-nya-k-rde-5794660

 

Комментарийлар