Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга теплица төзү, бакча ясауда дәүләт ярдәме күрсәтелә
Татарстанда быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары күрсәтеләчәк. Теплицалар төзү, бакча салу, өч яшьтән өлкәнрәк бияләр тоту өчен субсидияләр каралган. Бу хакта Татарстан Дәү...
Татарстанда быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары күрсәтеләчәк. Теплицалар төзү, бакча салу, өч яшьтән өлкәнрәк бияләр тоту өчен субсидияләр каралган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин хәбәр итте.
«Быелдан орлык материалы сатып алуга, теплица хуҗалыкларын җиһазлауга һәм төзүгә киткән чыгымнарны каплау бара. Быел өч яшьтән өлкәнрәк бияләр өчен азык сатып алу буенча түләүне җиңеләйттеләр. Законга бакчалар булдыру буенча маддә өстәделәр, үсентеләрне сатып алу чыгымнары кире кайтарылачак. Барлыгы 12 ярдәм пункты, ә алты пункттан башлап җибәргән идек», - дип сөйләде спикер.
Ел саен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 2 млрд сумнан артык дәүләт ярдәме күрсәтелә, дип өстәде Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада 456 мең шәхси ярдәмче хуҗалык эшли.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин шәхси ярдәмче хуҗалыклар сыерларны, кәҗәләрне асрауга, мини-ферма төзүгә, кош-корт, товар һәм нәселле таналар сатып алуга, ветеринария буенча профилактик чаралар үткәрүгә дәүләт ярдәме күрсәтелүен искәртте.
«Хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итүнең барлыгы 24 юнәлеше бар. Ярдәм нигезендә фермерларга һәм кооперативларга грантлар бирелә. Узган ел бу 878 млн сум булды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр - 523 млн сум. Дүрт ел эчендә республика бюджетыннан 268 млн сумга дәүләт ярдәме белән шәхси хуҗалыкларда 1575 мини-ферма төзелде. Узган ел гына да 274 мини-ферма төзелгән. Аларда 11 меңнән артык сыер бар, шул исәптән 4 мең башка үсеш күзәтелә», – дип йомгак ясады Молокин.
«Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында»гы республика законына үзгәрешләр узган ел Татарстан Дәүләт Советының 39нчы утырышында депутатлар тарафыннан кертелгән иде. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары авыл җирлегендә яшәүчеләрнең матди хәлен яхшыртуга, шулай ук республикада азык-төлек базарын тотрыклыландыруга юнәлдерелгән.

Комментарийлар