Логотип «Мәйдан» журналы

Шәхси клиникалар ясалган операцияләр турында дәүләт алдында хисап тотарга тиеш - министр

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Хөкүмәтенә тәкъдим белән чыкты. Анда шәхси клиникаларны ясаган операцияләр һәм абортлар саны турында Федераль дәүләт статистика хезмәте алдында хисап тотарга мә...

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Хөкүмәтенә тәкъдим белән чыкты.
Анда шәхси клиникаларны ясаган операцияләр һәм абортлар саны турында Федераль дәүләт статистика хезмәте алдында хисап тотарга мәҗбүр итү кирәклеге турында әйтелә. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Мисал өчен, шәхси клиникаларда ничә аборт яки операция ясалуы турында мәгълүматлар юк. Кызганыч ки, әлегә бу эшчәнлекне закон дәрәҗәсендә контрольдә тотуның бердәм механизмы эшләнмәгән. Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык дәвалау учреждениеләре дә (дәүләт, шәхси) турыдан-туры Федераль дәүләт статистика хезмәте алдында хисап тотарга тиеш дигән тәкъдим белән чыга. Бу безгә әлеге статистикага нигезләнеп эшләргә мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты республика сәламәтлек саклау министры.

Фото: Регина Гомәрова



Бу хакта тулырак:  https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/28/172437/

Комментарийлар