Логотип «Мәйдан» журналы

Шәүкәт ага Биктимеров истәлегенә багышланган конкурс үткәрелә

18-19 февраль көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Шәүкәт Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варыйслары» дип аталган халыкара балалар театр сәнгате фестиваль-конкурсы узачак.Оештыручыл...

18-19 февраль көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Шәүкәт Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варыйслары» дип аталган халыкара балалар театр сәнгате фестиваль-конкурсы узачак.
3834358
Оештыручылар фестивальнең төп максатлары милли драматургияне үстерү, зәвыклы сәнгатькә тартылу, яшь буынга таныту ди.
«Әлеге конкурс беренче тапкыр үткәрелә. Моңа карамастан катнашучылар саны җитәрлек. Россиянең төрле төбәкләреннән кала, Палестинаның Вифлеем шәһәреннән дә катнашучылар бар.  Бәйгедә катнашудан тыш, без балаларга төрле остаханәләр дә әзерләдек. Шәүкәт абыйның истәлегенә багышланган фотокүргәзмә дә булачак», — ди Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының фән бүлеге проректоры Әхмәдиева Роза.

ТРның халык артисты «Россия балалар фонды»ның татар бүлеге рәисе Салават Фәтхетдинов: «Бу конкурсның киләчәге турында сөйләргә иртәрәк әле. Беренче бәйге ничек узуга карап киләсе елдагылары турында сөйләшербез. Ә бүгенге көндә мондый конкурслар кирәк. Талантлы, телефоннардан кала башка кызыксынулары да булган яшьләр бар. Камал театрына спектакльга баргач яшьләрне күреп сөенәм. Театр яшәячәгенә ышанам. Ул яшәргә тиеш!»
«Без, сабалылар, Шәүкәт абый белән горурланып кына йөрмибез, аның исемен мәңгеләштерү өчен зур көч куябыз. Район мәдәният йортына аның исемен бирдек, бюсты бүгенге көндә шунда тора. Ел саен театр сәнгатенә багышланган балалар фестивале уздырып барабыз. Төрле чаралар оештырабыз. Туган авылында Шәүкәт абый музее ачылды», — дип сөйләде Саба районы башкарма комитетының социаль сораулар буенча беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев.
ТРның халык артисткасы, Россиянең атказанган артисткасы, Г.Камал театры артисткасы Рүзия Мотыйгуллина Шәүкәт абый белән соклануын белдерде. Әлмәндәрне уйный алучы артист бармы дип сорагач: «Талантлы артистлар бар, ләкин бүгенге көндә Әлмәндәрне куеп булмый. Моның өчен шактый вакыт узарга тиеш, чөнки халык күзаллавында Әлмәндәр булып Шәүкәт абый тора. Минемчә, 10 еллардан соң Искәндәр Хәйруллин уйный алыр иде».
Фестиваль-конкурсның ябылу тантанасы 19 февраль көнне 16:00да КазГИК актлар залында узачак. Биредә конкурста җиңгән әсәрләрдән өзекләр күрсәтеләчәк. Искәртеп үтик, алар рус, чуваш, татар телендә булырга мөмкин. Җиңүчегә карап, билгеле. Керү ирекле.


http://idel-tat.ru

Комментарийлар