Логотип «Мәйдан» журналы

Шәриф Еникеевның «Солтангәрәйнең язмышы» китабы сукырларга тәгаенләнгән шрифтта басылды

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә шушы көннәрдә Шәриф Еникеевның «Солтангәрәйнең язмышы» исемле автобиографик повесте рус һәм татар телләрендә Брайль шрифты белән басы...

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә шушы көннәрдә Шәриф Еникеевның «Солтангәрәйнең язмышы» исемле автобиографик повесте рус һәм татар телләрендә Брайль шрифты белән басылып чыкты. Китап язучының тууына 105 ел тулуга багышлап нәшер ителгән.

s00012
Китап басу өлкәсендә үзенең эшчәнлеген башлап җибәреп, Шәриф Кәлимулла улы бөтен гомерен халыкка һәм китапка хезмәт итүгә багышлый. Татарча Брайль алфавитын төзеп, Казанда татар телендә Брайлчә китаплар бастырып чыгару эшен башлап җибәрә, аның редакциясе астында сукырлар өчен дәреслекләр, китаплар басыла. Шәриф Еникеев шулай ук уңышлы журналистлык эшчәнлеге алып бара: үзенең мәкаләләрендә ул республиканың сукырлары тормышын яктырта, аларның уңышлары белән таныштыра һәм күрмәүчеләр тормышында булган проблемаларны билгели. Ул татар милләтеннән булган сукырларга белем бирү, укыту, аларны татар телендә китаплар белән тәэмин итеп, ана телендә әдәбият укуга тартуга әйтеп күп көч куя.
“Солтангәрәйнең язмышы” повесте мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен югары рух үрнәге булып тора. Әсәрдә Солтангәрәй исемле авыл малаеның язмышы сурәтләнә. Итче-кулак кыйнаганан соң сукыр калып, ул бик күп тормыш авырлыклары һәм хокуксызлык киртәләре аша үтә. Шулай да тормышта югалып калмыйча үз юлын таба.
Повестьның татарчасы кабаттан басылып чыкса, рус телендәге варианты беренче тапкыр дөнья күрде.

 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар