Логотип «Мәйдан» журналы

Шереметьево аэропортында татарлар Алинә Заһитованы каршы алды

Мәскәүнең Шереметьево аэропортына Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы каршы алырга татар җәмәгатьчелеге килгән. Алар "Алинә" дип язылган плакатлар, Татарстан байраклары тоткан һәм милли киемнәр кигән.Ро...

Мәскәүнең Шереметьево аэропортына Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы каршы алырга татар җәмәгатьчелеге килгән. Алар "Алинә" дип язылган плакатлар, Татарстан байраклары тоткан һәм милли киемнәр кигән.
1519670097_alin2
Россиягә хоккей, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, бобслей һәм фристайл буенча олимпия командалары әйләнеп кайтты. Пхенчханда россия спортчылары ике алтын, алты көмеш һәм тугыз бронза медаль алуга иреште.
Пхенчханнан кайтучы спортчыларны Шереметьево аэропортында берничә йөз кеше каршы алды.  Алар арасында Мәскәү татар яшьләр оешмалары вәкилләре дә бар иде. Татарлар фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитованы каршы алырга килгән. Исегезгә төшерәбез, Заһитова Россиягә быелгы Олимпиаданың беренче алтын медален яулады.
Татар активистлары кулында татарча язылган "Алинә, без сине яратабыз", инглиз телендә язылган "Алинә - татар принцессасы" дигән плакатлар һәм Татарстан әләме иде.
 
https://www.business-gazeta.ru

Комментарийлар