Логотип «Мәйдан» журналы

Шәмаил конкурсы җиңүчеләре билгеле

Казан Кремлендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Минем гаиләм шәмаиле” икенче Россиякүләм конкурсында җиңү яулаучыларны тәбрикләделәр.Җиңүчеләр арасында нибары бер генә ир-ат иде.“Минем гаиләм шәмаи...


Казан Кремлендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Минем гаиләм шәмаиле” икенче Россиякүләм конкурсында җиңү яулаучыларны тәбрикләделәр.


18ef2e31600dc482b2bc8b19fb1803ff_M
Җиңүчеләр арасында нибары бер генә ир-ат иде.

“Минем гаиләм шәмаиле” икенче Россиякүләм конкурсы татар милли сәнгате – пыялага ясалган шәмаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шәмаилләрне барлау һәм саклау максатыннан үткәрелә. Бу башлангычны Татарстан Диния нәзарәте күтәреп чыкты һәм шактый гына нәтиҗәләргә дә ирешелде. Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, конкурсның жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Батыров белдергәнчә, быел Казан федераль университетында татар шәмаилләрен башкару серләренә өйрәтә башлаячаклар. Тиздән Казан үзәгендә урнашкан Ш.Мәрҗани йортында шәмаилләр музееның тантаналы ачылышы көтелә. Икенче ел гына оештырылган конкурска килгән хезмәтләрнең дә сыйфаты шактый сизелерлек үскән ди.
Быел конкурска 120 катнашучыдан 200 эш кабул ителгән. Алар арасында Казан, Уфа, Мәскәү, Владимир, Ижау, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән эшләр бар.
Жюри тәкъдим ителгән эшләрне дүрт номинациядә карады: “Заманча традицион татар шәмаиле”, “Гаилә ядкаре”, “График һәм чигелгән шәмаил” һәм “Татар шәмаиле техникасында (фальга) ясалган картина”. Бүген өч номинация буенча җиңүчеләрне атадылар («Гаилә ядкаре» номинациясе жюри тарафыннан бүләкләнмәде).
“График һәм чигелгән  шәмаил” номинациясендә беренче урынны Гөлназ Исмәгыйлева яулады. Икенче урында – Айсылу Гобәерова, өченчедә – Алия Сабитова.
“Заманча традицион татар шәмаиле” номинация җиңүчесе – Чулпан Шәрифуллина, икенче урында –Әлфия Исхакова, өченчедә – Равил Ваһапов.
“Татар шәмаиле техникасында (фальга) ясалган картина” номинациясендә  беренче урын – Әлфия Мильгизина, икенче – Рина Ариадна,  өченче – Резидә Юнысова.
“Минем гаиләм шәмаиле” күргәзмәсе Ислам мәдәнияте музеенда, Татар шәмаиле галереясендә һәм “Казан Эрмитаж” үзәге залларында эшли.



imgi00003


Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар