Логотип «Мәйдан» журналы

Шәймиев депутатларны Татарстан Конституциясен белмәүдә гаепләде

Казанда узган Конституция укуларында Минтимер Шәймиев Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсен татарча укыды. Ул Татарстан – демократик хокукый дәүләт, дип язылганын искә төшерде. "Язылган икән, тормы...

Казанда узган Конституция укуларында Минтимер Шәймиев Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсен татарча укыды.
a5a41904-8eff-44c2-9982-71e3e581e2e2_cx0_cy19_cw0_w987_r1_s_r1
Ул Татарстан – демократик хокукый дәүләт, дип язылганын искә төшерде. "Язылган икән, тормышка ашырырга кирәк", диде.
10 ноябрь Казанда узган "Хәзерге шартларда дәүләтчелек тотрыклылыгының гарантиясе буларак федерализм" дип аталган Конституция укуларында Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Шурасы, Дәүләт Думасы депутатларын Татарстан Конституциясен белмәүдә гаепләде. "Бу Татарстанда президент институтын саклап калуда чагылды", дип белдерде ул укуларда.
"Киләсе елда Татарстан Конституциясенә 25 ел тула, ул зур сынау узды, без Россиягә караганда аны алданрак кабул итә алдык. Бу зур эш. Конституция төп кануннамә, әмма депутатларның күпчелеге аны белми. Без аның турында аз сөйлибез. Татарстан суверенитеты турында декларация кабул иткән 30 август, Татарстан Конституциясе кабул ителгән 6 ноябрь көннәре алдыннан аларны кабул итү фактлары яңгырамый кала. Матбугатта суверенитеттан берни калмады дип укырга туры килә, барысы да йотыла, әйтелми, сөйләнми кала", - ди Шәймиев.
Ул Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсен татарча укыды. Татарстан – демократик хокукый дәүләт, дип язылганын искә төшерде. "Язылган икән, тормышка ашырырга кирәк", - диде Шәймиев.
Шулай ук 123 маддәне дә искә төшереп, аны бары тик референдум белән генә үзгәртергә мөмкин диде.
Россия Конституциясенең 3нче маддәсендә "суверенитетны йөртүче – күпмилләтле халык" ("носитель суверенитета – многонациональный народ") дип, 11нче маддәдә Россия төбәкләрендә үз хакимият органнарын булдыру хокукы язылуын да искә төшерде.
"Бу принциплар бозыла икән, димәк Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә кирәк. Бөтен кануннар бар, күкрәк киереп, рәхәтләнеп кулланырга, хокукны якларга кирәк", ди Татарстанның беренче президенты.
Шулай ук ул Татарстан буйлап хокук белемнәре бирүне оештырырга дигән тәкъдим белән дә чыкты. Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, уку йортларында да Конституция нигезләрен, хокукларны өйрәтүгә басым ясарга кирәклеген белдерде.
Моннан тыш чарада Россия төбәкләргә күбрәк вәкаләтләр биреп, сәясәт вертикаленнән баш тартып, федерализмга кайтырга тиеш дигән фикер яңгырады.
 
Чыганак: http://www.azatliq.org

Комментарийлар