Логотип «Мәйдан» журналы

Шәһәр үзәк китапханәсе «Китапханә төне-2022»гә чакыра

28 май, шимбә көнне, Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе барлык шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны «Китапханә төне-2022» акциясендә катнашырга чакыра.Аниме, манго һәм комикс сөючеләр «Карандаш очындагы...

28 май, шимбә көнне, Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе барлык шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны «Китапханә төне-2022» акциясендә катнашырга чакыра.
Аниме, манго һәм комикс сөючеләр «Карандаш очындагы дөнья»га кереп чумачак, Анатолий Ухандеев белән бергә комикс-лабораториядә була алачак, янып торучы кылычлар белән Йолдызлар сугышы стилендә фехтование техникасын үзләштерәчәк, JUST DANCE бию баттлында катнашачак.
Түбән Кама рәссамы Айзирәк Мостафинаның күргәзмәсен ачу тантанасында рәсемнәр җанланачак, мастер-класслар музыка уен коралларында уйнарга, «Капоэйра» сугышу сәнгатенә өйрәтәчәк һәм пластилин техникасында  «Матрешка» рус сувенир уенчыгын ясарга ярдәм итәчәк. «Моңлы чишмәләрдән су эчеп//Воспевая родные мелодии» әдәби кичәсе «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән таныштырачак, «Һәр өйдә – үз уенчыклары» әдәби-танып белү сәяхәте кунакларга декоратив-гамәли сәнгать һәм халык иҗаты серләрен ачачак.
Барлык блогерлар танылган блог «Татар егете көндәлеге» («Дневник татарина») авторы Рәмис Гыйльметдинов белән фаночрашуга чакырыла.
Китапханә төне дәвамында китапханә фондындагы комикслар күргәзмәсе, өстәл уеннары буенча турнир, Латин Америкасы стилендә фотозона, «Иначе говоря» кибете һәм башкалар эшләячәк.
Популяр мәдәнияткә битараф булмаган һәркем үз фикердәшләрен таба һәм вакытын күңелле итеп уздыра алачак.
Керү ирекле.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идар

Комментарийлар