Логотип «Мәйдан» журналы

Шәһәр үзәк китапханәсе «Әдәби микс» фестивален оештыра

Өч көн дәвамында, 26-28 май көннәрендә, Шәһәр үзәк китапханәсенә килүчеләрне кызыклы чаралар көтә: язучылар белән очрашу, мастер-класслар, әдәби викториналар һәм башкалар.Фестиваль 26 майда виртуаль Н...

Өч көн дәвамында, 26-28 май көннәрендә, Шәһәр үзәк китапханәсенә килүчеләрне кызыклы чаралар көтә: язучылар белән очрашу, мастер-класслар, әдәби викториналар һәм башкалар.
Фестиваль 26 майда виртуаль НонСтоптан башланып китәчәк. Көн китап укучылар тарафыннан видеода китапханә турында шигырьләр укудан башланачак. Шулай ук видео яздыруның ничек узганын күрсәтәчәкләр. Аннары С.Маршакның «Гришкины книжки» әсәре мотивлары буенча «Книжка про книжки» исемле курчак спектакле күрсәтеләчәк. Бу китапларга сакчыл караш турында гыйбрәтле әсәр. Аннан соң сәнгать бүлеге рәссамы «Китапка тышлык» дигән мастер-класс үткәрәчәк.
Алга таба программада милли-туган якны өйрәнү бүлеге китап укучыларга китапханәчеләрнең кызыклы эшчәнлеген күрсәтәчәк. Шуннан соң «Китап укучы урам» видеоролигын күрсәтәчәкләр, ул китапханә – шәһәребезнең яшь буыннарының очрашу үзәге икәнлеген исбатлыячак. Соңыннан әдәбият тарихы музее шәһәр үзәк китапханәсе оештырылуы турында «Бер экспонат тарихы» чыгарылышын тәкъдим итәчәк һәм барлык укучыларны һәм китапханәчеләрне бәйрәм белән котлаячак.
27 майда фестивальне «Рәхим ит, укучы!» китапханә прайм-таймы дәвам итәчәк. Китапханәдә «Китаплар шәһәре буйлап сәяхәт» оештырылачак, Яр Чаллы театры артистлары белән очрашырга, «Заманча татар дизайны» мастер-классында, «Шаяннар һәм тапкырлар өчен классика» әдәби викторинасында һәм «Китап укучы гаилә, яки барысы да бергә булганда» уен программасында катнашырга мөмкин булачак. Бу көн Анатолий Ухандеев тарафыннанүткәреләчәккомикс-лаборатория белән тәмамланачак.
Фестивальнең соңгы көнендә,  28 майда, Шәһәр үзәк китапханәсе барлык шәһәр халкын һәм кунакларын «Китапханә төне» акциясендә катнашырга чакыра.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар