Логотип «Мәйдан» журналы

Шәһәр үзәгендәге ферма, су чистарту мембраналары: Венчур форумында нәрсә тәкъдим иттеләр

KazanExpo халыкара күргәзмә үзәгендә Россия венчур форумы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников һәм башка илләрдән килгән кунаклар-венчурлы инвес...

KazanExpo халыкара күргәзмә үзәгендә Россия венчур форумы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников һәм башка илләрдән килгән кунаклар-венчурлы инвестицияләү өлкәсендәге экспертлар катнашында форумны ачты. Форум стартаплар, питч — сессияләр күргәзмәсен һәм беренче затларның пленар утырышын үз эченә алган.
Шәһәр үзәгендәге ферма, су чистарту мембраналары: Венчур форумында нәрсә тәкъдим иттеләр

Форумда стартаплар тарафыннан төрле технологияләрне — ясалма интеллект белән стетоскоптан пилотсызлар өчен реактив двигательләргә кадәр тәкъдим итүче 50гә якын стенд тәкъдим ителде.
Открытие Российского венчурного форума.
Принимает участие Президент Республики Татарстан
Р.Н. Минниханов.
Новосибирск компаниясе стартабы катнашучыларны үзе янына күп җыйган проектларның берсе булды. Компания инде ел ярымнан артык эшләп килә һәм аена 2 тонна продукция җитештереп, «вертикаль фермалар»ның уникаль технологияләрен эшләү белән шөгыльләнә.
Форумда быел күп сандагы IT-проектлар, шул исәптән шәһәрдә парковка урыннары эзләү буенча кушымталар, блокчейн-системалар һәм өстәмә чынбарлыкта эшләү буенча кушымталар бирелгән иде.
Открытие Российского венчурного форума.
Принимает участие Президент Республики Татарстан
Р.Н. Минниханов.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов венчур форумы күргәзмәсендә катнашучы компанияләрнең стендларын һәм стартапларын югары бәяләде. «Бүген бик күп кызыклы проектлар карадык. Мин үземнең хезмәттәшләремә өйрәнергә яки сынап карарга куштым, яки ничек ярдәм итәргә мөмкин, дип сорадым. Иннополис проектлары бик күп, Казаннан - бу бик күңелле», - диде Татарстан Президенты.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184339/

Комментарийлар