
Бүгенге көндә инде аны Питтсбург шәһәре урамнарында күрергә мөмкин икән. Машинага дистәләгән камералар, лазерлы сканерлар куелган. Алар урамдагы хәрәкәтне күзәтеп машинаның компьютер системасына җиткерә һәм шул рәвешле барлык кагыйдәләр буенча төгәл йөри. Ул үзе борылышлар да ясый, җәяүлеләрне дә үткәрә, парковкага да керә ала, ди белгечләр. Бу сүзләрнең хаклыгына машина эчендә утырып йөргән журналистлар үзләре инанган.
Комментарийлар