Шаяннар һәм Тапкырлар клубы мәктәп лигасының финалистлары ачыкланды
Кичә Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы мәктәп лигасының ярымфинал уенында киләсе турга кемнәр узачагы ачыкланды. Уен Казанның Халыклар Дуслыгы Йортында узды.ШТКның ярымфинал этабында 6 команда көч сынашты....
Кичә Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы мәктәп лигасының ярымфинал уенында киләсе турга кемнәр узачагы ачыкланды. Уен Казанның Халыклар Дуслыгы Йортында узды.
ШТКның ярымфинал этабында 6 команда көч сынашты. Шулар арасыннан дүртесе Казаннан һәм берәр команда Яр Чаллы белән Мөслимнән.
Катнашучы командалар: Казанның 171нче мәктәбенең «Салкын чәй», 4-нче гимназия-интернатының «Чил Пил», 149-нчы лицейның «Бабл гам», «ДК» җыелма командасы, Мөслим районының «Мөслим кырмыскасы» һәм Яр Чаллыдан «Эксклюзив».
Командаларны бәяләү өчен, визитка һәм видеоны тавышландыру бәйгеләре оештырылды.
Жюри «Мөслим кырмыскасы» һәм «Бабл гам» командаларын югары бәяләде. Уенны оештыручылар финалга алты команданы да үткәрергә булды.
Балаларның уенын "Әйдә ШаяРТ" лигасы җитәкчесе Рамил Әһдиев, ШТК мәктәп татар лигасына нигез салучы Рөстәм Гатауллин, Шаян ТВ телеканалының мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резедә Хәсәнова, җырчы Рамил Закиров һәм Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов бәяләделәр.
Балалар һәм яшь-үсмерләрнең ШТК лигасы 2010 елдан бирле эшләп килә. Әлеге лига тарафыннан барлыгы 21 уен үткәрелгән.
Комментарийлар