Логотип «Мәйдан» журналы

Шарм-эль-Шейх кинофестивалендә татар фольклоры яңгыраячак

2019 елның 3 – 9 мартында Мисырның Шарм-эль -Шейх шәһәрендә III Халыкара Гарәп һәм Европа кинофестивале уза. Бу хакта  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 2018...

2019 елның 3 – 9 мартында Мисырның Шарм-эль -Шейх шәһәрендә III Халыкара Гарәп һәм Европа кинофестивале уза. Бу хакта  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 
0123
2018 елда узган XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Казан һәм Шарм-эль-Шейх фестивальләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде. Казан ягыннан килешүне – Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, Мисыр ягыннан – Шарм-эль -Шейх фестивале директоры Мәһди Әхмәт Али имзалады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Мисырга рәсми сәяхәте вакытында ике ил арасында дуслык урнаштыру, шул исәптән, уртак мәдәни проектлар хакында сүз булды. Сөйләшү барышында Мисыр ягы Казан кинофестивален, Татарстан фильмнарын Шарм-эль-Шейх кинофестиваленә чакыруы хакында әйтте.
Әлеге фестивальнең конкурс программасында Татарстаннан Илдар Ягафаровның тулы метрлы «Байгал» фильмы һәм Салават Юзеевның кыска метрлы «Аның көндәлегенең кайбер битләре» («Кое-что из её дневника») фильмнары бар.
Ачылу, ябылу тантаналарында һәм фестивальнең төрле мәйданчыкларында репертуарына халкыбызның иң гүзәл әсәрләрен туплаган, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясый.
«Татарстанның әлеге күркәм ансамбленең фестивальдә чыгыш ясавы, әлбәттә, безнең команданы тагын да көчле һәм матур күрсәтәчәк. Шарм-эль-Шейх фестивалендә Казан фестивале өчен махсус мәйдан булачак һәм биредә «Татарстан киносы Мисыр күзлегеннән» дигән тәкъдим итү һәм дискуссияләрдән торган программа да эшләячәк », – дип хәбәр итә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры, Шарм-эль-Шейх фестиваленең жюри әгъзасы Миләүшә Айтуганова
Фото: пресс-служба Филармонии РТ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181781/

Комментарийлар