Логотип «Мәйдан» журналы

Шакир Яһүдин: Президент вазифасын 2020 елдан соң да саклап калу өчен бер киртә дә юк

Татарстанда республика Президенты вазифасы исемен саклау теләге бар.2020 елдан соң да Татарстан Президенты вазифасы исемен үзгәрешсез саклап калу өчен бер киртә дә юк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт...

Татарстанда республика Президенты вазифасы исемен саклау теләге бар.

2020 елдан соң да Татарстан Президенты вазифасы исемен үзгәрешсез саклап калу өчен бер киртә дә юк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында матбугат конференциясендә Законлылык һәм хокук тәртибе парламент комитеты рәисе Шакир Яһүдин әйтте.
“Татарстан Президенты вазифасы исемен саклау теләге бар. 2020 елдан соң да Татарстан Президенты вазифасы исеме саклансын өчен бернәрсә дә комачауламый”, - диде депутат.
“Россия Федерациясе Президенты очрашуларда, матбугат конференцияләрендә “әлеге мәсьәләне сез үзегез чишегез”, бу республика проблемасы дип берничә тапкыр әйтте. Татарстанда әлеге мәсьәлә хәл ителгән, эш федераль законнан тора. 2020 елга кадәр без югары вазифаи зат исемен үзгәртә алмыйбыз”, - дип искәртте парламентарий.
2015 елдагы сайлауларда сайлаучыларның 94,4 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен генә түгел, Татарстан Президенты вазифасы өчен дә тавыш бирде, диде Дәүләт Советы комитеты башлыгы.

  • Татарстан Президентын сайлау 2020 елда була. 2010 елда Дәүләт Думасы Россия Федерациясе субъектларында Президент вазифасы исемен үзгәртү турында закон кабул итте.


 
Фото:А.Эшкинин
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/10/176776/

Комментарийлар